Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 2016 елга планлаштырылган һәм ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр төгәлләнде.
2016 елда юридик затларны тикшерү планында Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай (1), Алексеевск (5), Әлки (1), Нурлат (2), Спас (1) һәм Чистай (2) муниципаль районнарындагы идарәче оешмаларга (ИК, ТМШ, ТТК) карата барлыгы 12 тикшерү үткәрү каралган иде. Тикшерүләрнең барысы да планда билгеләнгән чорларда үткәрелде.
Үткәрелгән планлы тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 215,235 мең кв. метр булган 227 күпфатирлы торак йорт тикшерелде; 1265 хокук бозу очрагы ачыкланды; 269 күрсәтмә бирелде. 6 вазифаи зат РФ КоАП 7.22 статьясы буенча гомуми 24000 сумлык штрафлар рәвешендә (16 000 сумы түләнде) административ җаваплылыкка тартылды. 2 вазифаи зат РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча гомуми 10 000 сумлык штрафлар рәвешендә (штрафлар түләнде) административ җаваплылыкка тартылды. 201 күрсәтмә билгеләнгән вакытларында үтәлде, актлар белән ябылды. Күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 33 беркетмә төзелде, алар буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми 101 000 сумлык штрафлар турында карарлар чыгарылды, аларның 76 000 сумы түләнде. 35 күрсәтмә инспекция контролендә кала.