РФ Төзелеш министрлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында"гы № 170 карарының 2.6.10 пункты нигезендә торак-коммуналь хуҗалык объектларының кышкы шартларда файдалануга әзерлеге түбәндәгеләрнең булуы белән раслана: кышкы шартларда йортның файдалануга әзерлек паспорты, җылыту системасын сынау, юдырту, көйләү актлары. Актлар белән паспортлар раслана һәм 15 сентябрьгә кадәр тапшырыла.
Хәзерге вакытта Торак фондын мониторинглау системасына (ТР Дәүләт торак инспекциясе сайты (http://gji.tatarstan.ru), "Торак фондын мониторинглау буенча мәгълүмат порталы" бүлеге (http://mgf.tatar.ru) "Меридиан" ТМШ белән "Наш Дом-7" ТМШ тарафыннан күрсәтелгән документлар тапшырылмаган. Моннан тыш, әлеге документлар башка төрле ысул белән дә күрсәтелмәде.
Торак инспекциясе карары нигезендә "Меридиан" ТМШ белән "Наш Дом-7" ТМШ, 80000 сум күләмендә (һәркайсына 40 000 мең сум) штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.
Хәзерге вакытта "Меридиан" ТМШ белән "Наш Дом-7" ТМШ тарафыннан җитешсезлекләр юкка чыгарылды. Җылыту чорына әзерлек буенча актлар белән паспортлар тапшырылды.