2016 елның 6 декабрендә, урынга чыгып планлы тикшерү үткәрү кысаларында, Чистай ЗТИ консультанты Алексеевск штп Павелкин урамы буенча 26 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау барышында Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен, фасадның төзекләндерү өслеге купкан: тышкы диварларда штукатурлар урыны-урыны белән купкан; керә торган ишекләрнең буявы кырылган; керә торган ишек яңакларының штукатуры купкан; тышкы газүткәргеч торбаларының буявы урыны-урыны белән купкан.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау идарәче компаниянең җитәкчесенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ эш кузгатуга сәбәп булды.
2016 елның 14 декабрендә ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә Алексеевск районы идарәче компаниясе җитәкчесе гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешмага күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.