ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2016 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Әлки һәм Алексеевск районнарындагы идарәче оешмаларга карата 2 планлы тикшерү үткәрелде. Алексеевск районындагы планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 8,9 мең кв. метр булган 12 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Әлки районында, КФЙ биналарның милекчеләренең идарәче оешма сыйфатында яңа ИК сайлавы аркасында күпфатирлы йортлар аның идарәсенә тапшырылган, шуңа күрә бары тик документар тикшерү генә үткәрелде. Алексеевск районындагы планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча 54 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен 13 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә. Алексеевск районы идарәче оешмасының вазифаи затына карата торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде.
2016 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 114 тикшерү үткәрелде, аларның 98е – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 16 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигезендә үткәрелгән тикшерүләр кысасында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 59 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 10 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 98 күрсәтмәнең 88е билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. 10 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 10 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.
2016 елның ноябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 23 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 16сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 10сы инспекция контрольлегенә алынды (10 күрсәтмә бирелде).
Җәмәгать судыннан элек карап тикшерү өчен җибәрелгән административ эшләр буенча гомуми 22,5 мең сумлык штрафлар турында 4 карар алынды,
2016 елның ноябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан гомуми 99 мең сумлык штрафлар түләнде.
2016 елның ноябрендә идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 203,1 мең сумлык эшләр башкарылды.