2017 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын формалаштыру хакында

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарының башкарма комитетлары тарафыннан "Торак фондын мониторинглау" мәгълүмати-аналитика системасында 2017 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска вакытлы программалар формалаштырылды. Шулай итеп, Зәй МБ – 17 йортта, Түбән Кама МБ – 128 йортта, Яңа Чишмә МБ 5 йортта аерым эш төрләре белән капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан тикшерелде. Түбән Кама шәһәренең 43 күпфатирлы йортында тәртикә салынмаган элемтә элмә линияләре һәм һава кабель үткәргечләре ачыкланды. Объектлар фотога төшерелде, җитешсезлекләрне бетерү инспекция контрольлегенә алынды.

Инспекция тарафыннан үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә 2017 елгы капиталь ремонт программаларына ТКЗТИ тәкъдимнәре нигезендә 23 йорт кертелде, алар арасыннан 6 КФЙ – Зәй МБ, 17 КФЙ – Түбән Кама МБ.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда 2017 елда Төбәк капиталь ремонт программасын тормышка ашыруның кыска вакытлы планы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 08 октябрендәге № 729 карары белән расланды. Аталган карар белән ТР Дәүләт торак инспекциясе (gji.tatarstan.ru) белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының (minstroy.tatarstan.ru) рәсми сайтларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International