Йорт эчендәге газ җайланмаларының торышын, шулай ук күпфатирлы йортларда төтен чыгару юлларына һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүнең оештырылуын Бөгелмә ЗТИ тарафыннан тикшерү хакында

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

2016 елның 14 ноябреннән башлап 30 ноябренә кадәр булган чорда, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнары идарәче оешмалары тарафыннан йорт эчендәге газ җайланмаларының карап тотылуын һәм төтен чыгару юлларына һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүләрнең оештырылуын тикшерү өлешендә күпфатирлы торак йортларны карап чыкты.

Күпфатирлы йортлар расланган график нигезендә һәм ГТХМ белән тиешле районнарның газ хезмәтләре вәкилләре катнашында тикшерелде. 

Аталган чорда Бөгелмә ЗТИ тарафыннан барлыгы 270 күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлек очрагы – фасадлардагы газүткәргеч торбаларының буяу өслеге җимерелү. Кайбер йортларда түбәндәге җитешсезлек очраклары ачыкланды: газүткәргечләр йортларның подъездларына керә торган урыннарда тишекләр томаланмаган, фасад газүткәргеченең бик арматурасында штурвал юк, фасаз газүткәргеченең кронштейны беркетелмәгән, шулай ук төтен чыгару-җилләтү каналларының штукатур өслеге өлешчә купкан, төтен чыгару юлларының һәм җилләтү каналларының эше бозылган (фатирда һава тарттырылмый).

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында идарәче оешмаларга һәм ТМШларга карата барлыгы 126 күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

Милекчеләр тарафыннан Көндәлектә газ җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләре бозылуга бәйле рәвештә газ хезмәтләре хезмәткәрләре тарафыннан күпфатирлы торак йортларның 10 фатирында газдан өзү эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International