Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Вахитов урамы буенча 4 номерлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "Вахитова 4" торак милекчеләре ширкәте торак законнары бозылуга юл куйган, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өлешендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган, ә атап әйткәндә: җылытыла торган торак биналарда һава температурасы тиешле дәрәҗәдән түбән.
Бөгелмә шәһәренең "Вахитова 4" торак милекчеләре ширкәте рәисе В.А. Беспаловага карата РФ КоАП 7.23 ст. "халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган" өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясенең карары нигезендә В.А. Беспалова административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Җылытыла торган торак биналарда һава температурасын билгеләнгән нормаларга туры китерү һәм ачыкланган җитешсезлекне юкка чыгару өчен "Вахитова 4" торак милекчеләре ширкәтенә күрсәтмә бирелде.
Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр мөрәҗәгать БЗТИ контрольлегендә булачак.