Бөгелмә шәһәре прокуратурасында эш төркеме утырышы булды

2016 елның 9 декабре, җомга

2016 елның 08 декабрендә Бөгелмә шәһәре прокуратурасында Бөгелмә шәһәре прокуроры В.В. Кузьмин рәислегендә, полиция, ИКБ, идарәче компанияләр һәм ТМШ вәкилләре катнашында торак-коммуналь комплексында барлыкка килә торган җәмәгатьчелек мөнәсәбәтләре өлкәсендә законлылык тәэмин итү буенча эш төркеменең утырышы булды.

Бу утырышта шәһәрнең торак-коммуналь эшчәнлегендәге мәсьәләләр спектры каралды. Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга карата халыкның бурычлары, шулай ук ТКХ өлкәсендәге җитешсезлекләр һәм аларны юкка чыгару чараларына багышланган мәсьәләләр киңәшмәдә аеруча зур игътибар алды.

2016 елда ачыкланган хокук бозу очраклары һәм аларны юкка чыгару буенча күрелгән чаралар турында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгы Р.М. Галиев чыгыш ясады.

Утырыш нәтиҗәләре буенча ТКХ өлкәсендәге хокук бозуларны юкка чыгару буенча чаралар планы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International