Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы Н.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары, муниципаль берәмлекләрдә оештырылган комиссияләр составында, күпфатирлы йортларда газ җайланмасыннан файдаланганда гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән рейд тикшерүләрен үткәрүдә катнашты.
2016 елның 10 ноябреннән башлап 2016 елның 01 декабренә кадәр Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы ИК һәм ТМШ идарәсендә булган 298 торак йорт тикшерелде.
2016 елның 01 гыйнварыннан башлап 2016 елның 30 ноябренә кадәр исә, торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында, йорт эчендәге газ җайланмаларының торышы буенча ТКЗТИ тарафыннан 887 КФЙ тикшерелде. Ачыкланган төп җитешсезлекләр: фасадтагы газүткәргечләрдә буяу өслегенең өлешчә кубуы, подъездлардагы газүткәргечләргә аз токлы үткәргечләр беркетелү очраклары булу. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә ИК һәм ТМШлар адресына 41 күрсәтмә бирелде, аларның 25се үтәлде, 16 күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегенә алынды.
Бер үк вакытта күпфатирлы йортларда җилләтү каналларының һәм төтен чыгару юлларының да техник торышы тикшерелде. Ачыкланган төп җитешсезлекләр: җилләтү шахталарының бөтенлеге һәм җилләтү каналларының герметиклыгы бозылу, җилләтү шахталарының түбәләрендә урнашкан яклаучы рәшәткәләрнең төзексезлеге, фатирлардагы җилләтү каналларында һава тарттырылмау, җилләтү каналларын тикшерү буенча махсуслашкан оешмалар белән шартнамәләр булмау. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә ИК һәм ТМШлар адресына 43 күрсәтмә бирелде, аларның 33се үтәлде, 10 күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегенә алынды.