Капиталь ремонт 2016

2016 елның 25 ноябре, җомга

Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә 2016 елгы капиталь ремонт программасы буенча 12 күпфатирлы торак йортны капиталь төзекләндерү планлаштырылган иде. Капиталь ремонт буенча 7 йортта җылы белән тәэмин итү, 9 йортта салкын су белән тәэмин итү, 2 йортта кайнар су белән тәэмин итү, 10 йортта су бүлү, 6 йортта электр белән тәэмин итү системалары, 1 йортта лифт җайланмасы алмаштырылды, 10 йортта түбә төзекләндерелде, 11 йортта фасад, 11 йортта подъезд яңартылды.

Барлык эшләр дә төгәлләнде. Тиешле барлык документлар: ЭТИС буенча материаллар сатып алуларны тикшерү актлары, капиталь ремонт буенча эшләр төгәлләнгәч йортта яшәүчеләр тарафыннан эшләрне кабул итү турында җыелыш беркетмәләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International