Бөгелмә шәһәренең 14-Павших урамы буенча 23 санлы йортта яшәүченең фатирдагы кайнар су температурасының түбән булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылу очракларын ачыклады. Бөгелмә ш. "Салават-6" ТМШ вазифаи заты Давыдова Татьяна Николаевнага карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча "халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган" өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә Давыдова Татьяна Николаевна административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Кайнар су температурасын нормага китерү өчен "Салават" ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
"Кайнар су белән тәэмин итү" хезмәте буенча исәпләнгән түләүләр җитешсезлекләр бетерелгәч яңадан хисапланачак.
Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр мөрәҗәгать БЗТИ контрольлегендә булачак.