Әлмәт зонасы торак инспекциясе "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ карата прокуратура белән килештереп, планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында 3 торак йортта Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары (алга таба ПиН) бозылуның 44 очрагын ачыклады, ә атап әйткәндә: катлардагы эл. щитларының ишекләре ачык; баскыч мәйданындагы яктырткычның плафоны юк; баскыч басмалары астында эл. щитлары бүлмәсенә керә торган ишек юк; шунда ук бикләгеч җайланмасы да юк; баскыч басмалары астында чүп-чар тулган; чорма бүлмәсенә чыга торган ишектә бик юк; подъездга керә торган тимер ишек бусагасы астында ярык күренә; подъезд өсте түбәләрендә чүп-чар бар; йорт периметры буйлап нигез күперчекләрендә көзге яфраклар ята; подвал бинасы чүп-чар белән тулган һәм пычрак; подвал бинасында кипмичә калган дым шәйләнә; подвал биналарына санитар эшкәртү (дератизацияләү, дезинфекцияләү) үткәрелмәгән; подъездларны төзекләндерү ешлыгы сакланмый.
Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү нәтиҗәсендә инспекция тарафыннан "Калейкино ст. ТКХ" ҖЧҖ идарәче компаниясенә бозуларны бетерү күрсәтмәләре бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.