Йорт эчендәге газ җайланмаларының торышын, шулай ук күпфатирлы йортларда төтен чыгару юлларына һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүнең оештырылуын Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерү хакында

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

2016 елның 14 ноябреннән башлап 30 ноябренә кадәр булган чорда, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында, Чистай зонасы торак инспекциясе Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары идарәче оешмалары тарафыннан йорт эчендәге газ җайланмаларының карап тотылуын һәм төтен чыгару юлларына һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүләрнең оештырылуын тикшерү өлешендә күпфатирлы торак йортларны карап чыкты.

Күпфатирлы йортлар расланган график нигезендә һәм ГТХМ белән тиешле районнарның газ хезмәтләре вәкилләре катнашында тикшерелде. 

Аталган чорда Чистай ЗТИ тарафыннан барлыгы 337 күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлек очрагы – газүткәргеч торбаларының буяу өслеге җимерелү. Кайбер йортларда газүткәргеч торбаларының беркеткечләре җимерек, шулай ук төтен чыгару-җилләтү каналларының штукатур өслеге өлешчә купкан.

Ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү өчен идарәче оешмаларга карата барлыгы 171 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International