Газга бәйле рейд

2016 елның 2 декабре, җомга

2016 елның 30 ноябрендә Әлмәт шәһәрендә күпфатирлы торак йортларда йорт эчендәге газ җайланмаларын тикшерү буенча комиссиянең чираттагы рейды булды. Расланган исемлек һәм график нигезендә комиссия иң беренче чиратта иминлексез гаиләләрне һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән һәм газга зур әҗәте булган фатирларны тикшерде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе, "Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты" МАУ, "Әлмәт газы" ЭПУ һәм "АСЦЖ" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә Пушкин урамы буенча 37, 41 а, Чехов урамы буенча 28, Радищев урамы буенча 3  һәм Кл.Цеткин ур. буенча 41 санлы йортлардагы фатирлар тикшерелде. Тикшерү барышында газ белән тәэмин итү челтәренә законсыз тоташтыруның ике очрагы ачыкланды. Шунда ук "Әлмәт газы" ЭПУ авария-диспетчерлык хезмәте чакыртылды һәм, эретеп ябыштыру ярдәмендә, газдан өзү эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International