Беркетмәне бозуның квалификациясен үзгәртү суд тарафыннан расланды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Октябрь аендагы яңалыкларда Чаллы ЗТИ "Бумажник" ТИ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең судта РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше – "КФЙ белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" – буенча хокук бозуны РФ КоАП 7.22 ст. – "Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" – буенча бозу итеп үзгәртергә теләве турында мәгълүмат җиткергән иде.  Җәмәгать судьясы карары белән 125 000 сум күләмендә дәүләт табышына административ штраф салынды.

Аталган карар белән ризалашмыйча, юридик зат карарны шәһәр судына шикаять итте. Шәһәр суды инспекция дәлилләре белән килеште, шикаятьне канәгатьләндермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International