Газ хуҗалыгын тикшерү

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Ярославль һәм Иваново шәһәрләрендә күпфатирлы йортларда газ шартлауга бәйле һәлакәт очракларыннан соң, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы Н.В. Чибис йөкләмәсе буенча Бөгелмә шәһәрендә, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе белән "Бөгелмә газы" ҖЧҖ һәм ГХМ белән берлектә, йорт эчендәге газ җайланмалары, фасадлардагы газүткәргечләр һәм күпфатирлы йортлардагы җилләтү каналлары белән төтен юллары тикшерелә.

Тикшерү барышында фасадтагы газүткәргечләрнең техник торышына , ел дәвамында газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирелми торган фатирларга, үзгәртеп планлаштыру, үзгәртеп кору эшләре башкарылган фатирларга, шулай ук иминлексез һәм күп балалы гаиләләр яши торган фатирларга аеруча зур игътибар бирелә.

Хәзерге вакытта фасадтагы газүткәргеченә хезмәт күрсәтү буенча 34 бозу очрагы һәм төтен юлларын белән җилләтү каналларын карап тоту кагыйдәләрен бозуның 13тән артык очрагы ачыкланды. ИК белән ТМШларга ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International