ОДН өчен коммуналь хезмәт күләмен бүлү тәртибен бозу

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамы буенча 32 санлы йортта яшәүченең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә хисапланган түләүләрнең дөрес булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында ачыкланганча, бу мөрәҗәгать итүчегә коммуналь хезмәтләрнең нормадан артык күләмнәренә түләүләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләмен бүлү өлешендә бозып хисапланган, бу кагыйдәләр нигезендә хисап чорына йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәте коммуналь хезмәттән файдалану нормативларыннан чыгып хисапланган күләмнән артык була алмый.

Билгеләнгәнчә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләменең исәпкә алу буенча коллектив (йорттагы гомуми) җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып ачыкланган артык өлешен белән гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләменең коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып хисапланган өлеше арасындагы аерманы барлык торак һәм торак булмаган биналар арасында бүлүнең башка тәртибе турында карар кабул ителмәгән.

Ачыкланган бозу очраклары буенча "ТКХ-11" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи заты ТР КоАП 2.11 ст. "Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозу" буенча административ җаваплылыкка тартылды, тикшерү материаллары карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә әлеге фатир буенча ОДН өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча элек хисапланган түләүләр 45 338,52 сум күләмендә яңадан хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International