Электр плитәләреннән файдаланганда электр энергиясе өчен түләү хисаплау тәртибен бозу

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамы буенча 35 санлы йортның 7 нче фатирында яшәүченең электр энергиясен куллану өчен түләү хисаплау тәртибе белән килешмәү хакындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, 2009 елда әлеге йортның 2 нче подъездында элек салым инспекциясенеке булган торак булмаган биналарны, электр плитәләрен урнаштырып, фатир итеп үзгәртеп корганнар. Шуңа бәйле рәвештә, башкарылган үзгәртеп корулардан соңгы үзгәрешләр йортның техник паспортында теркәлмәгән, шушы йортта торак биналарның хуҗалары өчен электр энергиясе өчен тарифларга киметүле коэффициент куллану буенча нигезләр булмаган.

ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә "Көньяк" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан йортның техник паспортына үзгәрешләр кертелде, йортның үзгәртеп корылган өлешендә кулланыла торган электр энергиясен аерым исәпкә алу оештырылды, бу йортны электр белән тәэмин итү өчен киметүле коэффициент кулланып түләү хисаплауга күчерүгә рөхсәт документлары тулы күләмдә эшләнде.

Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында, ТКЗТИ күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен, "Көньяк" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе  инспекция тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, җәмәгать суды тарафыннан 10000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

2016 елның октябреннән башлап Студентлар урамы буенча 35 санлы йортта яшәүчеләр өчен электр белән тәэмин итүгә түләү хисаплаганда киметүле коэффициент кулланыла башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International