БЗТИ тарафыннан салымнарны түләү

2016 елның 25 ноябре, җомга

Салымнарны түләү – безнең бурычыбыз гына түгел, ә дәүләт эшчәнлеген тәэмин итү өчен зарури шарт та булып тора. Чөнки салымнардан керә торган акча өлкәнең, районның, җирлекләрнең бюджетын формалаштыра. Социаль, төзекләндерү өлкәләренең, инфраструктура үсеше мәсьәләләренең, территориядәге гомер өчен әһәмиятле булган башка проблемаларның ни дәрәҗәдә уңышлы хәл ителүе шушы бюджетка турыдан-туры бәйле. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре, үз салымнарын вакытында түләп, дәүләт каршында хисап тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International