Гражданнарның мөрәҗәгатен карау

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Баулы ш. Гоголь урамы буенча 22 санлы йортта яшәүчеләрнең торак йортны карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе  Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый, бинаның цоколь катында урыны-урыны белән җимерек өлешләре бар. “Уңайлы йорт” ИК” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясенең карары нигезендә Баулы ш. “Уңайлы йорт” ИК” ҖЧҖ директоры 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

“Уңайлы йорт” ИК” ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International