Бөгелмә ш. Михаил Фрунзе урамы буенча 10 санлы йортта яшәүчеләрнең күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең (җылылык) канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең бозылу очракларын ачыклады. “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директоры торак инспекциясе карары нигезендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды. Бу җитешсезлекне бетерү өчен “Нефтьче” ИК ҖЧҖ директорына күрсәтмә бирелде.