Нурлат ш. “Комфорт” ТМШ бирелгән күрсәтмә үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2016 елның июлендә күпфатирлы торак йортларны кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмалары белән тәэмин итү өлешендә закон таләпләренең үтәлеше буенча “Комфорт” ТМШ (Нурлат ш.) карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше 2016 елның 21 ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан планнан тыш урынга чыгып тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күрсәтмә вакытында үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә “Комфорт” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Административ эш карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча җәмәгать судына җибәрелде.

Җитешсезлек очрагы бетерелмичә калганга күрә, юридик зат – “Комфорт” ТМШ адресына үтәү вакыты 2016 елның 20 декабренә кадәр булган яңа күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International