Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында, 2016 елның 14 ноябреннән башлап Чистай ЗТИ тарафыннан күпфатирлы йортларда идарәче оешмаларның йорт эче газ җайланмаларын карап тотуы һәм төтен һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүләрне оештыруы өлешендә тикшерүләр үткәрелә башлады.
Чистай ЗТИ тикшереп тора торган барлык районнарда (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай) күпфатирлы йортларны тикшерү графигы төзелде. Техник торышы канәгатьләндерерлек булмаган, капиталь ремонтлау күздә тотылмаган күпфатирлы йортлар, шулай ук тулай тораклар графикка беренче чиратта кертелде.
Тикшерүләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм тиешле районнардагы газ хезмәте вәкилләре катнашында үткәрелә.
Хәзерге вакытта Чистай, Нурлат һәм Спас районнарында күпфатирлы йортларны тикшерү эшләре башланды.