Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча күрелгән чаралар хакында

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Түбән Кама ш., Химиклар проспекты буенча 76б санлы йортның 48 нче фатирында яшәүчедән фатирны түбә аша су басу турында мөрәҗәгать килеп иреште.

2016 елның 09 ноябрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм “ПЖКХ-17” ИК ҖЧҖ тарафыннан йорттагы гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләренең үтәлмәве һәм йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча чараларның вакытында күрелмәве өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча Идарәче компания инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә, 40000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. “ПЖКХ-17” ИК ҖЧҖ карата билгеләнгән тәртиптә 2016 елның 12 декабренә кадәр түбәндән су үтүгә китерә торган җитешсезлекне юкка чыгару күрсәтмәсе бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International