Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре хакында

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама ш., Менделеев урамы буенча 1 санлы йортның 20 нче фатирында яшәүченең йорттагы гомуми милекне карап тотуның канәгатьләрдерерлек булмавы, салкын су белән тәэмин итү буенча йортның гомуми ихтыяҗларына түләү хисаплау тәртибенең бозылуы турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Жилтехсервис” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча идарәче компания тарафыннан йортның 1 катындагы диварларның буяу өслеге төзәтелде, подвал бинасында инженерлык системаларыннан су үтү урыннары бетерелде. Моннан тыш, әлеге фатир буенча “ОДН-салкын су белән тәэмин итү” хезмәте буенча 617,72 сум күләмендәге аерма белән түләү яңадан хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International