2016 елның август аенда “Алексеевск районы ИК” ҖЧҖ тарафыннан күпфатирлы йортларны кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алуның гомумйорт җайланмалары белән тәэмин итү өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында бирелгән күрсәтмәләр Чистай зонасы торак инспекциясе контрольлегендә тора.
2016 елның 9 ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан энергияне саклау турындагы законнарның бозылу очракларын бетерү вакыты узган 5 күрсәтмәнең үтәлеше буенча планнан тыш урынга чыгып тикшерү үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күрсәтмәләр вакытында үтәлмәгән, шул сәбәпле “Алексеевск районы ИК” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство буйсынуы тәртибендә җәмәгать судына җибәрелде.
Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр бетерелмәү сәбәпле, юридик зат булган “Алексеевск ИК” ҖЧҖ карата үтәү вакыты 2016 елның 20 декабрендә төгәлләнә торган яңа күрсәтмәләр бирелде.