Агымдагы елның 10 аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 1871 мөрәҗәгать теркәлде һәм карап тикшерелде, бу күрсәткеч 2015 елның аналогик чорында килгән мөрәҗәгатьләрдән 54,3%ка артык. 127 вазифаи зат, 358 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды, бу күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда 74% ка югары.