01 ноябрьдә Әлмәттә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары И.И. Шәйдуллин белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары А.М. Фролов катнашында ТКХ мәсьәләләренә багышланган киңәмә узды. Бу киңәшмәдә район прокуроры, райондагы идарәче компанияләр, ТМШ һәм ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр катнашты. Сәламләү сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Алга таба Әлмәт ш. башкарма комитеты җитәкчесе И.И. Гыйлемханов 2016 елның 10 аенда торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. И.И. Шәйдуллин күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле мәсьәләләргә, аерым күпфатирлы йортларның торышы канәгатьләндерерлек булмауга; торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешенә йогынты ясый торган вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләренә һәм гамәл кылмауларына карата шикаятьләргә игътибар юнәлтте.