2016 елның октябрь ае өчен Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге хакында

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата урынга чыгып 82 мәртәбә планнан тыш тикшерү үткәрелде, аның 73се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча; 9 тикшерү –ЧЗТИ гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 141,52 мең кв.метр булган 84 торак йорт тикшерелде. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча үткәрелгән тикшерүләр кысасында торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 19 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен 6 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән һәм тикшерелгән 73 күрсәтмәнең 68е билгеләнгән вакытында үтәлгән, актлар белән ябылган. 5 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 5 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2016 елның октябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 24 язма мөрәҗәгать килде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 9ы урынга чыгып тикшерелде, аларның 6сы инспекция контрольлегенә алынды (6 күрсәтмә бирелде). 

Җәмәгать судыннан элек карап тикшерү өчен җибәрелгән административ эшләр буенча гомуми 35 мең сумлык штрафлар турында 8 карар алынды.

2016 елның октябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 38 мең сум күләмендә штрафлар түләнде.

2016 елның октябрендә Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә идарәче оешмалар тарафыннан 763,7 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International