Чаллы ЗТИ тарафыннан мөрәҗәгать каралу турында

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Академик Рубаненко урамы буенча 10 йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында инспектор тарафыннан подвалда су белән тәэмин итүне исәпкә алуның индивидуаль җайланмалары булмау факты ачыкланды, атап әйткәндә, слесарь-сантехниклар өчен раковина урнаштырылган.  Хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәтләреннән файдаланганга күрә, бу йортта яшәүчеләрнең хокуклары бозылган. “Экском-Челны” ҖЧҖ вазифаи затына карата РФ КоАП 19.6 ст. 4 өлеше “Энергияне саклау турын һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында законнарны бозу” буенча 5000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Ләкин, ЧЗТИ карары белән ризалашмыйча, вазифаи зат судка мөрәҗәгать итте. Суд шикаять кылучының дәлилләрен кире какты. Җитешсезлек очрагы ЧЗТИ күрсәтмәсе буенча юкка чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International