2016 елның 20 сентябрендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Октябрь” торак милекчеләре ширкәтенә яңадан бирелгән күрсәтмә планнан тыш тикшерелде, аның нигезендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозылу очракларын юкка чыгару вакыты узган иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәнең тулы күләмдә үтәлмәве, ачыкланган тәртип бозуларның бер өлешенең генә бетерелүе, аерым алганда, түбәләрне ремонтлау буенча эшләрнең башкарылмавы ачыкланды.
Билгеләнгән вакыт эчендә законлы күрсәтмәне үтәмәгән өчен, “Октябрь” торак милекчеләре ширкәтенә карата Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде.
Административ эш, карау өчен, ТР Алексеевск районы җәмәгать судына юлланды.
2016 елның 12 октябрендә судта “Октябрь” торак милекчеләре ширкәтенә карата административ хокук бозулар эше карап тикшерелде.
ТР Алексеевск суд районы буенча 1 санлы суд җирлегенең җәмәгать судьясы карары нигезендә “Октябрь” торак милекчеләре ширкәте РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепе дип танылды һәм 10 мең сум күләмендә административ штрафка тартылды.
2016 елның 25 октябрендә уздырылган инспекция тикшерүе нигезендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүгә бәйле, “Октябрь” торак милекчеләре ширкәте административ җаваплылыкка тартылган, калган тәртип бозуларның (түбә төзексезлегенең) юкка чыгарылгандыгы ачыкланды.