Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тикшерү уздыра торган районнарда 2016 нчы елда капиталь ремонт буенча кыска вакытлы программаны тормышка ашыру кысаларында 122 күпфатирлы йорт, шул исәптән: Зәй муниципаль берәмлегендә – 13 йорт, Түбән Кама муниципаль берәмлегендә – 106 йорт, Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә 3 йорт төзекләндерелде.
Инспекция тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда 626 тикшерү уздырылды. Эшләрне башкару сыйфатын һәм куркынычсызлык техникасын үтәүне сайланма тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган 11 тупас тәртип бозулар буенча идарәче оешмаларга 9 күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән вакытта 2 күрсәтмәне башкармаганга, РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 2 берткетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан 28,0 мең сумлык административ штраф салу турында 2 карар чыгарылды. Барлык күрсәтмәләр үтәлде, актлар белән нигезләнде.
Уздырылган тикшерүләр барышында подрядчы оешмаларның куркычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүләренә аерым игътибар бирелде. Инспекция ачыклаган тупас тәртип бозулар буенча (индивидуаль саклык чаралары, эшчеләрнең биеклектә эш алып баруга рөхсәт-нарядлары булмау, куркыныч зонаны киртәләп алмау) 4 подрядчы оешмага карата тикшерү материаллары, чаралар күрү өчен, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлланды. Аларның барысы, 215,0 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән: Зәй муниципаль берәмлегендә – “Самур” ҖЧҖ (50,0 мең сум штраф), Түбән Кама муниципаль берәмлегендә – “НК-Регионстрой” ҖЧҖ (50,0 мең сум) һәм “Комтехник” ҖЧҖ (65,0 мең сум штраф), Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә – “Блок-строй” ҖЧҖ (50,0 мең сум штраф).
Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары прокуратуралары белән берлектә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләрне башкару сыйфатын бозуга бәйле 21 очрак ачыкланды. Прокурорлык чараларын күрү өчен, район прокурорларына 3 хат юлланды. Прокуратура кузгаткан административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча 7 подрядчы оешманың вазифаи затларына карата 35 мең сумлык административ штраф салу турында карар чыгарылды.
Торак йортларда капиталь ремонт эшлщре барышында инспекция тарафыннан җитештерү эшләрен оештыру һәм алып бару сыйфаты мәсьәләләре буенча гражданнардан 12 мөрәҗәгать каралды.
Пландагы тикшерүләр уздырганда, инспекция подрядчы оешмалар тарафыннан капиталь ремонт объектларына гарантияләнгән йөкләмәләрне башкаруга аерым игътибар бирде. Идарәче оешмаларга карата уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тәртип бозуларны юкка чыгару турында 7 күрсәтмә чыгарылды. Алар барысы үтәлде, актлар белән нигезләнде.
Эшләрне башкару сыйфатын тикшерү белщн беррәттән инспекция тарафыннан капиталь ремонт объектларында асылмалы элемтә линияләрен һәм һавадагы кабель күчешләрен тәртипкә салу контрольдә тотылды. Барлыгы 156 тикшерү уздырылды. 2016 нчы елның 26 октябренә 2016 нчы елда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортларда һава-кабель линияләре тәртипкә салынды һәм тамгаланды, бу объектларның фотосурәтләре нигезендә расланды.