Гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне исәпләү тәртибен бозу турында

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы буенча 41 санлы йортта яшәүченең гомумйорт ихтыяҗларына кайнар һәм салкын су өчен түләүне исәпләү дөреслегенә бәйле мөрәҗәгате каралды. 

Мөрәҗәгатьне карау барышында әлеге кешегә коммуналь хезмәтләрнең нормативтан артып китүче күләменә түләүнең, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен гомумйорт  ихтыяҗларына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең күләмен билгеләү өлешендә бозып исәпләнгәнлеге ачыкланды, бу кагыйдәләр нигезендә исәпләнгән чорда гомумйорт ихтыяҗларына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр күләме коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларыннан чынып исәпләнгән күләмнән артык була алмый.

Күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышында торак һәм торак булмаган биналар арасында гомумйорт ихтыяҗларына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең күләмен башкача билгеләү тәртибе турында карар кабул ителмәгән.

Тикшерү материаллары нигезендә Идарәче компаниянең вазифаи заты, 4 мең сум күләмендә штраф салынып, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында ТР законын бозу турында”гы 2.11 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Мөрәҗәгать итүчегә гомумйорт ихтыяҗларына кайнар һәм салкын су өчен элек исәпләнгән түләүнең 9185,14 сумы кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International