Күпфатирлы торак йортларны һәм шәхси хуҗалыкларны шәхсән җылыту системасына күчерү эшләренең барышы турында

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында 2016-2017 елларда 142 күпфатирлы йортны (3191 фатир) һәм шәхси сектордагы 250 йортны шәхсән җылыту системасына күчерү планлаштырыла. 564 күпфатирлы йорт һәм 19 шәхси йорт хуҗаларыннан гаризалар тапшырылган. Эшләр 7 күпфатирлы йортта (82 фатирда) алып барыла. 2016 елның 26 октябренә карата монтажлау эшләре 3 күпфатирлы йортта (58 фатирда) тәмамланган.

Шәхсән җылытылуга күчү буенча ризасызлык белдергән гражданнар яши торган йортлар, фатирлар “ТГК “Уруссинская ГРЭС” ЯАҖ эшен тулысынча туктатканчыга кадәр үзәктән җылытылырга мөмкин.

Бу мәсьәлә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International