Баулы ш., С.Сәйдәшев ур., 24 й., 30 ф. адресы буенча торак йортны кайнар су белән тәэмин итүгә карата килгән мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәргәндә җитешсезлек очраклары ачыкланды

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Баулы ш., С.Сәйдәшев ур., 24 й., 30 ф. адресы буенча яшәүче А.М. Әхмәтҗановтан торак йортны кайнар су белән тәэмин итүгә карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Йортта кайнар су белән тәэмин итүгә карата ике керү юлы каралган. Тикшерү барышында ачыкланганча, йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмасы аларның берсендә генә бар.

Баулы шәһәренең “Уңайлы йорт” ИК” ҖЧҖ идарәче оешмасына карата Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын һәм “Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” 23.11.2009 № 261-ФЗ таләпләрен бозган өчен инспекция тарафыннан РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча беркетмә төзелде, 20 мең сум күләмендә штраф салынып, административ хокук бозу турында карар чыгарылды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде.

Мөрәҗәгать БЗТИ контрольлегендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International