2016 елның 23 сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу, шулай ук энергияне саклау турындагы законнарны бозу очракларын бетерү турында “Шеронова-23” ТМШ вазифаи затына яңадан бирелгән, үтәлү вакыты узган 5 күрсәтмәнең үтәлеше урынга чыгып планнан тыш тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күрсәтмәләр “Шеронова-23” ТМШ тарафыннан үтәлмәгән.
Законлы күрсәтмәләрне билгеләнгән чорда үтәмәгән өчен “Шеронова-23” ТМШ вазифаи затына карата Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелгән иде.
Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство вәкаләте буенча Спас җәмәгать судына җибәрелде.
2016 елның 14 октябрендә Спас җәмәгать судында “Шеронова-23” ТМШ карата барлык 5 административ хокук бозу эше карап тикшерелде.
ТР Спас суд районы буенча 1 санлы суд җирлегенең җәмәгать судьясы карарлары белән 5 эш буенча да “Шеронова-23” ТМШ РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуларда гаепле дип танылды, һәр эш буенча 1000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.
2016 елның 18 октябрендә үткәрелгән инспекторлык тикшерүе барышында җитешсезлек очракларының юкка чыгарылуы ачыкланды.