Казан шәһәре торак инспекциясенә Җиңү Проспекты буенча 58 санлы йортта “Идел буе ТКХ идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан җиткерелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.
2016 елның 22 сентябрендә үткәрелгән тикшерү барышында су алу нокталарында суның норматив басымы бозылганлыгы ачыкланды.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен “Идел буе ТКХ идарәче компаниясе” ҖЧҖ торак инспекциясенең карары нигезендә, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше КШТИ контрольлегенә алынды.