Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2016 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2016 елның 9 аенда торак фонды белән идарә итүче 7 юридик затны тикшерде, гомуми мәйданы 700,109 мең квадрат метр булган 129 күпфатирлы торак йортны һәр яклап карады.

Торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2016 елның 9 аенда гомуми мәйданы 18314,49 мең кв. метр булган 891 күпфатирлы йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә барлыгы 3 297 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 2952, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 167, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы – 178.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм ТМШлар адресына инспекция тарафыннан 904 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 191 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 73, вазифаи затларга – 60, физик затларга – 58, 55 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча ТКЗТИ биргән күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен төзелде.

Гомуми 1 386 800 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, алардан юридик затларга карата – 945 500 сум, вазифаи затларга карата – 321 800 сум, физик затларга карата  – 191 500 сум. Фактта штрафларның 1 146 800 сумы түләнде, бу гомуми салынган штрафлар суммасының 82,7%ын тәшкил итә.

2016 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнардан керүче 827 мөрәҗәгать карап тикшерелде. 735 мөрәҗәгать тулы күләмдә карап тикшерелде, ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 92 мөрәҗәгать ТКЗТИ контрольлегендә кала.

2016 елның 9 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортлардагы гомуми милекне ремонтлау буенча 38 569 995,6 сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International