2013 елдан башлап “тәмәкегә каршы” законның әйләнеш ала башлавын исәпкә алып, аннан соңгы төзәтмәләр дә гамәлгә керә башлавы аркасында, тәмәке тартучыларның хокуклары җитди чикләнде. Закон буенча, тәмәке тарту тыела торган урыннар хәзер тәгаен билгеләнде. Аларга, асылда, күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннары керә. 2016 елда ЧЗТИ тарафыннан “тәмәкегә каршы” законны үтәмәүгә бәйле 1400 артык административ эш карап тикшерелде (белешмә өчен: граждан өчен штраф күләме 500 сумнан башлап 1500 сумга кадәр тәшкил итә).