Йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмаларын КШТИ тарафыннан тикшерү

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ белән берлектә, исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителмәгән яисә әлеге җайланмалары коммерция исәбенә куелмаган күпфатирлы йортларны тикшерү буенча эш алып бара.        

Казан шәһәре торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан, ел дәвамында, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ җиткерә торган исемлекләр буенча тикшерүләр үткәрелде. Әлеге чаралар кысасында коммуналь ресурсларны исәпкә алуның гомумйорт җайланмалары булу-булмавы тикшерелде, алга таба күрсәткечләрне тапшыру һәм кулланучылар белән исәп-хисап ясау өчен аларның булмавы яки коммерция исәбенә куелмавы очракларының сәбәпләре ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче оешмаларга күрсәтмәләр бирелде һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча беркетмәләр төзелде.

Ел башында исемлектә 650 КФЙ бар иде, үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә 9 ай дәвамында исемлектә 263 йорт кына калды. Шул рәвешле, КШТИ эш-гамәлләре аркасында 380 артык йортта исәпкә алу җайланмалары коммерция исәбенә алынды. Әлеге юнәлештә эшләү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International