2016 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан, гомуми мәйданы 58536 м2 булган 5 күпфатирлы йортны тикшереп, “Домсервис” ИК” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде.
Һәр йорт буенча РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 боерыгы белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрнең нигезле булу-булмавы өлешендә түбәндәге җитешсезлек очраклары ачыкланды: түләү документларында һәр коммуналь хезмәт төрен исәпкә алу буенча күмәк (гомумйорт) җайланмасы күрсәткечләре; һәр коммуналь ресурс төренең күпфатирлы йортлардагы торак булмаган биналарга җиткерелгән суммар күләме күрсәтелми; торак һәм торак булмаган бинада кулланылган коммуналь хезмәт өчен һәм КФЙ гомумйорт мөлкәтеннән файдалану барышында кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен аерым бүленгән түләүләр юк; “Кайнар су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәте буенча түләү составында торак булмаган биналарда яшәми торган һәм тиешле торак биналарында теркәлмәгән милекчеләргә, мондый җайланмаларның күрсәткечләре озак вакыт дәвамында тапшырылмаган очракта (3 айдан артык), тиешле коммуналь хезмәтләр буенча түләү күләме фатирда яшәүчеләрнең билгеләнмәгән (яшәүчеләрнең һәм вакытлыча яшәүчеләрнең санын раслый торган документлар юк) санына карата норматив буенча билгеләнә; “гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр белән тәэмин итү” ресурсының күләме бары тик торак биналарга гына бүленә.
Тикшерү материаллары нигезендә “Домсервис” ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында 5 күрсәтмә бирелде. Торак йортларның санитар-техник торышы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрнең нигезле булу-булмавы өлешендә ачыкланган кимчелекләр буенча идарәче компания инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча гомуми штрафларның суммасы 92 мең сум тәшкил иткән 5 беркетмә төзелде. РФ КоАП 7.23.3 ст. “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу” буенча 2 беркетмә төзелде, җәмәгать судьясы карары белән ИК һәм аның җитәкчесенә карата, тиешенчә, 150 мең сум һәм 50 мең сум күләмендәге штрафлар рәвешендә административ җәзага тарту карарлары чыгарылды.