Чистай ЗТИнең 2016 елның сентябрь аендагы инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 7 октябре, җомга

2016 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 114 планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде, аларның 102се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча; 8 тикшерү гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләргә кагыла; 4 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 241,45 мең квадрат метр булган 168 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү нормалары һәм кагыйдәләре бозылуның 27 очрагы ачыкланды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен 15 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән 102 күрсәтмәне тикшерү нәтиҗәсендә 79 күрсәтмәнең үз вакытында үтәлгәнлеге ачыкланды. 23 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 23 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2016 елның сентябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 15 мөрәҗәгать (14 – язма һәм 1 – телдән) керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 8е урынга чыгып тикшерелде, аларның 3се инспекция тарафыннан контрольгә алынды (3 күрсәтмә бирелде).

2016 елның сентябрендә Чистай ЗТИ башлыгы тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек башкаручы оешмаларның вазифаи затларына карата прокуратура чыгарган 4 карар карап тикшерелде. Нәтиҗәдә вазифаи затларны административ җаваплылыкка тарту турында гомуми 16 мең сумлык штраф рәвешендә 4 карар чыгарылды.

Җәмәгать судыннан элегрәк карап тикшерү өчен җибәрелгән административ эшләр буенча гомуми 89,5 мең сумлык штрафлар турында 17 карар алынды.

2016 елның сентябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан гомуми 15,5 мең сумлык штрафлар түләнде.

2016 елның сентябрендә идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 393,4 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International