Җылыту чоры

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Чаллы шәһәрендә торак фондына җылылык бирүне башлау чоры быел Башкарма комитет җитәкчесенең әмернамәсе нигезендә 1 октябрьдән башланды. Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан җылылыкны җибәрү чорына кайнар элемтә телефоны оештырылды.

Бүгенге көндә 7 йортка җылылык бирелмәгән (Уютный ТМШ – 2 йорт, Союз ТМШ – 2 йорт, 47-35 ТМШ – 1 йорт, 53/26-1 ТМШ – 1 йорт). Торак милекчеләренең датаны күчерү турындагы карары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International