2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Паритет” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. Аның барышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан техник регламентларда билгеләнгән кагыйдәләрнең һәм нормаларның бозылу очраклары ачыкланды (шул исәптән: стеналарның, баскыч мәйданнарындагы түшәмнәрнең, фасад өслекләренең, цокольләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан; торак йортларның нигез күперләрендә утырмалар, ярыклар бар; подвал биналарын урыны-урыны белән су баскан; подвал биналарындагы электр белән тәэмин итү лотоклары тутыкланган; су бүлү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаүткәргечләрен ныгыта торган җайланмалар тиешле күләмдә түгел; подъездлардагы һәм подваллардагы яктырткыч җайланмалары төзек түгел һ.б.), шуңа бәйле рәвештә, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына һәм юридик затына карата РФ КоАП 7.22 ст. “торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча, 48 000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.
Шулай ук ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмәләр бирелде, алар хәзерге вакытта ЧЗТИ контролендә.