2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.
Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе, “Казан ш. МБ БК Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты” МКУ вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.
Чара Халыклар дуслыгы йортында булды ( Казан ш., Павлюхин ур., 57 й.1ф.).
Консультация алу өчен 100 артык граждан мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрне борчый торган мәсьәләләрнең күпчелеге торак һәм мирас законнарына, шулай ук җир, салым өлкәсендәге үзгәрешләргә һәм пенсия турындагы законнарга кагылды.
Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан чарада катнашу өчен әйдәп баручы белгеч-эксперт Госманов Рамил Равил улы делегацияләнгән иде. Безнең хезмәткәр 16 кешене ТКХ мәсьәләләре буенча консультацияләде һәм сорауларына җавап бирде.