Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең торак фондын 2016-2017 елларда җылыту чорына әзерләүне контрольдә тоту буенча эш нәтиҗәләре хакында

2016 елның 30 сентябре, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең торак фондын җылыту чорына әзерлекне контрольдә тоту буенча эшенә йомгак ясалды.

Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында үзәктән җылытыла торган 1084 күпфатирлы йортны һәм шәхси җылытыла торган 117 КФЙ 2016-2017 елларда җылыту чорына әзерләү таләп ителә иде.

“Торак фонды мониторингы” МАС белешмәләре буенча, җылы белән тәэмин итү буенча йорт эчендәге системаларны юдыру һәм алардан һава кудыру актлары, торак йортларның җылыту чорына әзерлеге паспортлары барлык торак фонды буенча тулы күләмдә алынган.

Торак фондына карата планлы һәм планнан тыш үткәрелгән тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында барлыгы гомуми мәйданы 2189,5 мең квадрат метр булган 330 йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 192 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22, 9.16, 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 54 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми 418,0 мең сумлык административ штрафлар салыну турында 44 карар чыгарылды.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә үтәлгән.

2016 елның 01 октябренә карата Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында үзәктән җылытыла торган барлык күпфатирлы йортларга да җылылык бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International