Үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча, РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә Чаллы ш. идарәче оешманы административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе карата планлы тикшерү үткәрелде. Аның барышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан техник регламентларда билгеләнгән кагыйдәләрнең һәм нормаларның бозылу очраклары ачыкланды (шул исәптән: стеналарның, баскыч мәйданнарындагы түшәмнәрнең, фасад өслекләренең, цокольләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан; торак йортларның нигез күперләрендә утырмалар, ярыклар бар; подвал биналарын урыны-урыны белән су баскан; подвал биналарындагы электр белән тәэмин итү лотоклары тутыкланган; су бүлү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаүткәргечләрен ныгыта торган җайланмалар тиешле күләмдә түгел; подъездлардагы һәм подваллардагы яктырткыч җайланмалары төзек түгел һ.б.), шуңа бәйле рәвештә, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына һәм юридик затына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше – “күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру” буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде.

Татарстан Республикасы Чаллы ш. №6 суд кишәрлегенең Җәмәгать судьясы карары белән, 125 000 сум күләмендә административ штраф салынып, “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ юридик затын гаепле дип тану турында карар чыгарылды.

Шулай ук ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмәләр бирелде, алар хәзерге вакытта ЧЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International