Гражданның мөрәҗәгатен карау турында

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның маенда Алабуга районы, Алабуга шәһәренең “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК карата урынга чыгып үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турындагы күрсәтмәләр Алабуга ЗТИ контролендә тора.

2016 елның 16 сентябрендә Алабуга ЗТИ тарафыннан үтәү чоры тәмамланган, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын юкка чыгару буенча бирелгән беренче күрсәтмәнең үтәлешенә карата урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, беренче күрсәтмә буенча аерым-аерым җитешсезлекләр бетерелгән, ләкин тулы күләмдә әлеге күрсәтмә үтәлмәгән, икенче күрсәтмә 2016 елның 3 октябренә кадәр АЗТИ контролендә кала.

Билгеләнгән чорда законлы күрсәтмәне үтәмәгән өчен “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, 10000 сум күләмендә, административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство буйсынуы буенча җәмәгать судына җибәрелде.

Җитешсезлекләр бетерелмичә калганга күрә “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК директорының вазифаи затына карата тагын бер күрсәтмә бирелде. 2016 елның 28 сентябренә карата күрсәтмә билгеләнгән чорында үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International