Җитәкчелекнең 2016-2017 еллардагы кышкы чорга әзерлекне тикшерү буенча әмернамәсе нигезендә ТР Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК идарәче оешмасы карамагындагы торак йортларга карата сайланма тикшерүләр үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә Алабуга шәһәренең Пролетар урамы буенча 32 санлы торак йортта Торак фондын карап тоту, техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 15 очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК адресына күрсәтмә бирелде.
Җитешсезлекләр өлешчә бетерелгән. Күрсәтелгән эшләрне тулы күләмдә башкармаган өчен “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК идарәче компаниясе РФ КоАП 19.5 ст. буенча, 10000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Җитешсезлекләрне юкка чыгару эше инспекция контролендә.