Гражданинның мөрәҗәгатен карап тикшерү буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан күрелгән чаралар хакында

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Алабуга районы, Алабуга шәһәренең Пролетар урамы буенча 24 санлы торак йортта яшәүченең торак йорттагы канализациянең, ә атап әйткәндә – канализациянең ятма борысының системалы рәвештә чүпләнүенә карата мөрәҗәгатен Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәсендә “Жилкомфортсервис” ҖЧҖ ИК директорының вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде.

Күрсәтмәне тикшерү барышында канализация торбаүткәргеченең бер өлешен алмаштыру буенча эшләрнең башкарылмаганлыгы ачыкланды. Нәтиҗәдә инспекция тарафыннан “Жилкомфортсервис” ҖЧҖ ИК юридик затына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше – “Законлы күрсәтмәне үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү” – нигезендә беркетмә төзелде. Тикшерү материаллары карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен Алабуша ш. җәмәгать судына җибәрелде.

Хәзерге вакытта ятма борысны алмаштыру эшләре тулы күләмдә башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International